Организмга нәрсә җитмәвен ничек аңларга?
Төрледән-төрле

Организмга нәрсә җитмәвен ничек аңларга?

Белгечләр әйтүенчә, әгәр билгеле бер ризыклар ашыйсыгыз килсә, организмга нәрсәдер җитмәвен шулай белеп була.

Шоколад. Димәк, сезгә магний җитми. Магний чыганагы: чикләвекләр, көнбагыш, җиләк-җимеш, кузаклылар һ.б.

Икмәк. Гел икмәк ашыйсы килсә, азот җитми. Азот чыганагы: аксым күп булган продуктлар (балык, ит, чикләвекләр).

Татлыга тартылсагыз, глюкоза җитми. Глюкоза чыганагы: бал, татлы яшелчәләр, җиләк-җимешләр.

Майлы ризык ашыйсы килсә, организмга кальций җитми. Кальций чыганагы: брокколи, кузаклылар, сыр, кунжут.

Сыр ашыйсы килсә, кальций һәм фосфор җитми. Алар брокколи, сөт, эремчектә дә бар.

Какланган, ысланган ризыкларга тартылу – холестериныгыз түбән. Холестерин чыганагы: авокадо, кызыл балык, чикләвек, зәйтүн

Әчегә тартылу. С витамины җитми. Чыганак: лимон, мүк җиләге, киви, җиләк, гөлҗимеш, брюссель кәбестәсе һәм башкалар.

Авыл хатыны

Фото: «Туганайлар».


Нет комментариев