Туганайлар

Татарстан

16+
Төрледән-төрле

Мандарин кабыгы салкын тиюдән дәва

Мандарин кабыгын чүп чиләгенә ташларга ашыкмагыз. Аны дару урынына кулланып була.

Бронхит булганда. 2 аш кашлагы кипкән мандарин кабыгы өстенә 1,5 стакан кайнар су коегыз. Барлыкка килгән шушы эчемлекне 5 минутка әкерен янган ут өстенә куеп алыгыз, аннан 1 сәгать томалап тотыгыз.  Мандарин кабыгыннан ясалган бу даруны җылытып, ашарга ярты сәгать кала, көнгә өч тапкыр 0,5 стакан эчегез. Авырту чигенергә тиеш! 

Салкын тигәндә. Туралган бер уч мандарин кабыгын кайнар су белән пешекләп алыгыз да, тар авызлы берәр савытка салыгыз һәм шуның парын 10 минут буе сулагыз. Әмма бу процедурадан соң берәр сәгать тирәсе салкынга чыкмаска тырышыгыз. Фитонцидлар аркасында, мандарин парлары инфекцияне бик тиз җиңәчәк. 

Бик нык арганда һәм йокысызлыктан интеккәндә. Яңа гына чистартылган мандарин кабыгын вак итеп турагыз һәм шуны пакетка салып яныгызга куегыз. 15 минут шул кабыкның исен сулагыз. Бу ысул баш авырткан чакларда да булышачак. Цитрус һәм эфир майлары исе аруны юып алачак, стрессны бетерәчәк, тынычланырга һәм тиз генә йоклап китәргә булышачак. 

Фото: нейросеть

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев