Көнкүрештә кирәге чыгардай «лайфхак»лар
Әлеге киңәшләрне саклап куегыз, кирәге чыкмый калмас.
- Виноградны кран астында яхшылап юып булмый. Шуңа күрә 1 литр суга 1 чәй калагы сода һәм аш серкәсе салып виноградны шул суда 15 минут тотарга кирәк.
- Ак носкиларны юар алдыннан 1-2 сәгатькә бор кислотасы эремәсенә салып торыгыз. 10 литр суга 2 аш калагы бор кислотасы кушарга кирәк. Аннан гадәттәгечә юарга гына кала. Оешкбашлар ап-ак була.
- Аш-су бүлмәсендәге тастымалларны 1 сәгатькә аш серкәсе өстәлгән суга салып торыгыз.
- Джинсы чалбарның төсе чыкмасын өчен, юар алдыннан берничә сәгатькә тозлы суга салып торалар.
- Шомартылган һәм лакланган мебельдәге тузанны чиста һәм йомшак тукыма яки бәрхәт белән сөртеп алалар. Дымлы чүпрәк лакның ялтыравыгын бетерә.
- Көзгегә чебен кунмасын өчен, аны чи суган белән ышкыгыз да, коры чүпрәк белән сөртегез.
- Әгәр чиста тәрәзәләрне керосинлы су белән сөртсәң (3 литр суга бер аш кашыгы исәбеннән) алар ялт итеп торачак.
- Тәрәзә рамнарын буяр алдыннан пыяланы киселгән суган белән ышкыгыз, бу буяу тапларын тиз сөртеп алырга ярдәм итә. Яки пыялага суга манылган гәзитләр ябыштырыгыз. Болай эшләгәндә буяу пыялага эләкмәс.
- Пычрак пыяла графиннар һәм вазаларны аш серкәсенә тоз кушып чистарталар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев