Бүлмә гөлләре кузләрне ял иттерәләр, һаваны чистарталар, зыянлы бактерияләрне бетерәләр.
- Спатифиллум («хатын-кыз бәхете» буларак та билгеле). Бу үсемлекне өйгә алып кайтып, ялгыз кешеләр, һичшиксез, үзләренең парларын табачаклар. Бала турында уйлаучы яшь парларга да әлеге гөл киңәш ителә. «Хатын-кыз бәхете» һәрвакыт өйгә үзара аңлашу һәм мәхәббәт китерә.
- Миләүшә (Фиалка). Бу чәчәк үсә торган йортта ызгыш-талаш азрак була. Шулай ук күпләр бу чәчәкне мәңгелек мәхәббәт символы дип тә саныйлар.
- Гибискус яки Кытай розасы. Әлеге гөлнең йортта барлыкка килүне тиздән кайнар мәхәббәт уты кабынып китүгә юрыйлар
- Хойя. Гаилә бәхетенә иң уңай йогынтыны йокы бүлмәсендә үскән очракта ясаячак.
- Мирт. Бу үсемлек Сезнең никахыгызны уңышлы итәргә ярдәм итәчәк, ә зур стажлы гаиләгә тынычлык һәм бәхет алып киләчәк. Күп кенә илләрдә бу Үсемлек яңа өйләнешүчеләргә уңышлы бүләк дип санала.
- Аихризон. Халыкта аны «мәхәббәт агачы» яки «бәхет агачы» дип атыйлар. Исеменнән күренгәнчә, йортка бәхет һәм мәхәббәт китерәчәк.
- Калатея. Бу үсемлек йорт бәхетенең символы һәм сакчысы булып санала.
- Хлорофитум. Бу үсемлек гаилә тормышына тынычлык һәм бәхет китерә дип санала.
- Кислица (Оксалис). Әгәр дә сез мәхәббәт табарга, яисэ мәхәббәтегезне, гаиләгезне саклап калырга теләсэгез, һичшиксез, йортыгызда әлеге гөлне үстерегез.
- Антуриум («ирләр бәхете»). Бу үсемлек — бәхет һәм мәхәббәт, ә ир-атларга — «ир-атлар көче»китерә дип санала.
Фото: «Туганайлар»
Нет комментариев