Җиңел әзерләнә торган «Капрезе» салаты
Төрледән-төрле

Җиңел әзерләнә торган «Капрезе» салаты

Җәйге табын өчен итальян салаты.

Кирәк булачак: моцарелла сыры (вак шарчыклар яки зуррак йомры сырны телемләп турарга да мөмкин); шпинат; рәйхан (базилик)
зәйтун мае; бальзамик соус; тәменчә тоз; көнҗет (кунжут).

Яссы тәлинкәгә помидор һәм шпинатны чиратлап божра сыман итеп тезәбез. Моцарелла сыры, базилик белән бизибез. Өстенә зәйтүн мае, бальзамик соус, тәменчә тоз, көнҗет орлыгы сибәбез.

Фото: «Туганайлар»


Нет комментариев