Туганайлар

Татарстан

16+
Төрледән-төрле

Гортензияне тукландыру ысуллары

Гортензия куакларын көчле, ә чәчәкләрен купшы итә торган дүрт гади ысул.

Кефир яки катык. Әче сөт продуктларындагы бактерияләр гортензия өчен чын деликатес. 10 литр суга 2 литр кефир салып сыегайтыгыз һәм төбенә сибегез.

Лимон кислотасы яки алма серкәсе. Гортензия әче туфракны ярата. 1 чиләк суга яки 100 мл алма серкәсе, яки 2 аш кашыгы лимон кислотасы. Җәй буе һәр 2-3 атна саен сибегез.

Марганцовка. Сыек алсу төстәге эремә (10 литр суга) үсентеләрне ныгыта, гөмбәчекләр белән көрәшә һәм куакны чыдам итә. Сезонга 3-4 тапкыр сибү җитә.

Ипи төнәтмәсе. Ипи телемнәрен җылы суда җебетегез һәм әчетергә калдырыгыз. Бу табигый «тукландыру коктейле» туфракны яхшы әчеләндерә.

Бу тукландыру чараларын чиратлаштырып кулланырга мөмкин.

Йорт.Бакча. Рецептлар

Фото: «Туганайлар»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев