Гортензияне яз көне карарга онытмагыз
Гортензияне кисүне бөреләр бүрткәнче, сок хәрәкәтләнә башлаганчы үткәрергә кирәк. Кисүнең нечкәлекләре гортензия сортына бәйле.
Беренче чиратта, кар, җил яки кимерүчеләр тарафыннан җәрәхәтләнгән, сынык ботакларны алып ташлагыз. Аның артыннан бөтен нечкә ботакларын да алып ташларга кирәк, чөнки алар үсемлекнең тереклек көчен алачак, әмма шул ук вакытта купшы эре чәчәкләр бирмәячәк.
Авырулардан һәм корткычлардан эшкәртү ике этапта үткәрелә. Беренче эшкәртүгә уртача тәүлеклек температура якынча 7-10°C булганда керешергә мөмкин.
Беренче эшкәртүне бакырлы препарат (Абига-пик, Бордо сыеклыгы) белән башкарырга мөмкин. Якынча 7 көннән соң корткычлардан эшкәртү үткәрергә мөмкин. Актар препараты үзен яхшы яктан күрсәтте.
Үсемлекләрне актив үсешкә киткәннән соң тукландырырга кирәк, гадәттә бу май урталарына туры килә. Шул вакытта гортензияләрнең яфрагы ачыла, ягъни беренче, икенче һәм хәтта өченче яфрак барлыкка килә.
Өстәмә тукландыру алдыннан куак төбен мульчадан арчалап, бер уч коллоид күкерт сибелә, ул туфракны бераз әчетә. Шуннан соң турыдан-туры тукландыруга күчәргә мөмкин. Тукландыру өчен составында азот, фосфор һәм калий тигез пропорциядә булган теләсә нинди ашлама алырга мөмкин.
Тукландырганнан соң, куак төбенә туфрак сибәргә яки чабылган үлән, компост, кабык, йомычка яки вакланган ботаклар белән мүлчәләргә, ә аннары яхшылап су коярга кирәк.
Авыл хатыны
Фото: «Туганайлар»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев