Туганайлар

Татарстан

16+
Төрледән-төрле

Гладиолусларны ничек утыртырга?

Бу чәчәкләр уңдырышлы туфракны һәм кояшлы урынны ярата.

Гладиолусларны каен яфрак ярган вакытта 10-12 сантиметр тирәнлектә җир +8 +10 градуска кадәр җылынгач утырталар. 

Утыртыр алдыннан бер-ике сәгать аларны марганцовка эремәсендә тотыгыз. Зарарсызландыргач, 10 сәгатькә гумат яисә корневин сыекчасына салалар.

Утыртканда бүлбедә бер генә үсенте булырга тиеш, икенчесен сак кына сындырып ташларга кирәк. Сатып алганда да ике үсентелене алмагыз.

Утыртыр алдыннан туфракка 10 литр суда 50 грамм изелгән сарымсак төнәтмәсе (1 тәүлек төнәтелгән) сибәргә мөмкин. Гладиолуслар янына сарымсак утыртырга да була.

Бүлбенең диаметры өчкә тапкырлана — шул тирәнлеккә утыртыла. Үсентесен турыга өскә каратып калдыралар. Тирәнрәк утыртылган гладиолусның чәчәкләре чагу һәм купшырак, ә сабагы туры гына була. Сай утыртканда — бәбиләре күбрәк була.

Бүлбеләр утыртасы чокырга ком салыгыз, өстен дә башта ком белән, аннан гына балчык белән күмегез.
Гладиолус үскән участокка көн буена кояш яктысы төшсен. Ел саен урынын алыштырып утырталар.

Җәй буена өч тапкыр ашлама кертәләр.
1. Өченче яфрак җибәргәч.
2. Алтынчы яфрагы барлыкка килгәч.
3. Чәчәккә бөреләнгәч.

Авыл хатыны

Фото: «Туганайлар»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев