Аш-су бүлмәсендә кирәге чыгардай киңәшләр.
- Агач тактада чи ит турганнан соң, аны уксуслы су белән юып, яңадан чиста су белән чайкарга кирәк.
- Духовкада ризык пешергәннән соң силикон форманы кайнар килеш юмагыз, башта суытыгыз. 2 литр кайнар суга 1 аш калагы лимон кислотасы салып болгатыгыз, силикон формаларны шуңа салып, 30 минут тотыгыз. Җылымса су белән чайкатыгыз.
- Сыр тиз бозылмасын өчен, аны пергамент кәгазьгә төреп, суыткычның аскы бүлемендә саклагыз. Өсте каплаулы пыяла яки керамик савытта сакларга да була.
- Майлы табаны һәм савыт-сабаны юу өчен организмга зыян китерми торган катнашманы үзегез ясагыз: 1 аш калагы чәй содасына 1 аш калагы әзер горчица салып болгатыгыз.
- Азалия, камелия, гардениядән кала, башка бүлмә гөлләренә ике атнага бер мәртәбә аспиринлы су сибегез. 1лирт суга 1 төймә аспирин салып эретегез. Бу суны гөлләргә бөркергә дә ярый. Ул гөлләрнең үсүе өчен файдалы, гөмбәчек авыруыннан да саклый.
Фото: нейросеть
Нет комментариев