Чүпрәле камырдан круассан
Төрледән-төрле

Чүпрәле камырдан круассан

Кетердәп торган тәмле руассаны өйдә үзегез дә пешерә аласыз.

Кирәк булачак: 300 мл җылы сөт, 1 кечкенә калак тоз, 1 кечкенә калак шикәр комы, 7 грамм коры чүпрә, 1 күкәй, 2-3 аш калагы көнбагыш мае, якынча 450 грамм он.

Җылымса сөткә барлык ингредиентларны салып камыр изәсез. 1 сәгать җылы җирдә тотасыз. Кабаргач, камырны 4 кисәккә бүләсез. Җәясез һәм һәр җәемгә җебетелгән акмай, шикәр комы сылыйсыз. Круассан формасы ясыйбыз.

Ярты сәгать кабартып аласыз. Духовканы 180 градуска куеп 40 минут пешерәсез.

Кирәкле төркем


Нет комментариев