Төрледән-төрле

Болгар борычы белән кышкылыкка салат

Бакчадагы яшелчәләр шатландыра, инде авыз итеп карадык, хәзер кышка салатлар ясасак та була.

Кирәк: 6 кг помидор, 12 данә болгар борычы, 6 баш суган, 2 баш сарымсак (тырнак түгел), 3 аш кашыгы тоз, 1 стакан шикәр комы, 3 аш кашыгы аш серкәсе (9%).

Эш тәртибе: 3 кг помидорны иттарткычтан (яисә блендер аша) үткәрергә. Бу сыек массага 3 аш кашыгы тоз, 1 стакан шикәр комы, 3 аш кашыгы аш серкәсе кушарга. Газ өстенә утка куеп, кайгнап чыкканнан соң 15 минут кайнатырга. Аннары шушы кайнап торган массага турап калган помидорны, борычны, суганны салырга. 20 минут кайнатырга. Сарымсакны шушы масса 10-15 минут кайнаганнан соң салырга.

Стерильләштерелгән банкаларга кышкылыкка тимер капкачлар белән ябып куярга. Әзер салатның якынча чыгышы — 700 граммлы 10 банка.

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев