Бакчадагы кырмыскадан ничек котылырга?
Яшелчәләргә, җимеш агачларына зыян салучы корткычлар ияләшмәсен, дисәгез, кырмыскаларны бетерү юлын карагыз.
- Кайбер бакчачылар кырмыска ояларына кайнап торган су сибә.
- Бор кислотасы кушып ясалган көрәшү чарасы да бу бөҗәкләрдән котылырга ярдәм итәчәк. Моның өчен каты итеп пешергән күкәй сарысына даруханәдән сатып алган бор кислотасы порошогы кушып изәбез һәм кечкенә түгәрәкләр әвәлибез. Аннан шул түгәрәкләрне кырмыска оялары урнашкан урыннарга тезеп чыгабыз. Бер-ике көннән алар юкка чыгачак.
- Кайбер хуҗабикәләр кырмыскаларны юк итү өчен манный ярмасы куллана. Бөҗәкләр тупланган урыннарга аны салып чыгарга гына кирәк.
- Даруханәдән нашатырь спирты алып, 1 литр суга 10 мл салып болгатырга – бу, әгәр дә бакчада, үсемлекләр янында куллансагыз. Ә инде якында үсемлекләр юк икән, 5-10 тапкырга көчлерәк итегез. Килеп чыккан эремәне, ашыкмыйча гына, кырмыска оясына агызыгыз. Бер көннән алар юк булыр. Әгәр дә берникадәре калган булса, процедураны кабатлагыз.
Фото: «Туганайлар»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев