Бакчачыларга киңәшләр
Бакчачының эше инде февраль аенда ук башлана. Орлыкларны барлый, туфракны хәстәрләп куя, җәйгә бакча эшләрен планлаштыра.
* Февраль аенда теплица эченә кар тутырырга онытмагыз.
* Теплицаның тирә-ягыннан 40-50 сантиметр араны кардан чистартып, агач көле сибеп чыгу да файдалы. Агач көле карның тиз эрүенә йогынты ясый.
* Февральдә агач ботакларын кисәргә иртәрәк. Аны шушы ай азагында һәм мартта, салкын 5 градустан да түбән төшмәгән чакта эшләү әйбәт.
* Язгылыкта бакчаны су баса торган булса, мичтән алган көлне кыш буе бакчага түгәләр. Кояш туры карый башлауга, кар акрынлап эри, язын җир ул кадәр юеш булмый инде.
* Февральдә помидор орлыкларын чәчсәң, алар апрель азагында һәм май башында теплицага күчереп утыртырлык булып ныгып үсеп җитә.
* Борычны, баклажанны махсус кәгазь стаканнарга — һәрберсенә 2шәр орлык исәбеннән утыртырга, соңыннан үсентеләрнең яхшысын калдырырга.
* Сельдерей акрын үсә, шунлыктан аны да башта өйдә, тәрәзә төбендә үстерү яхшы.
Фото: «Туганайлар»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев