Алмадан повидло
Аны десерт яки камыр ризыклары эчлеге итеп кулланырга мөмкин.
Кирәк булачак: 2 килограмм алма, 1 килограмм шикәр комы, ярты чәй калагы дарчин (корица).
Эш тәртибе: алмаларны юып, үзәген алыгыз һәм дүрт өлешкә бүлегез. Шикәр комы сибеп болгатыгыз да, суы чыксын өчен ярты сәгать бүлмә температурасында тотыгыз. Шикәре бөтенләй эреп бетсен өчен утка куеп 5-7 минут тотыгыз, болгатып торыгыз. Аннан блендер ярдәмендә ваклатып, барлыкка килгән массаны утка куегыз. Ярты чәй калагы дарчин (корица) салып, 10 минут пешерегез. Кайнар көе банкаларга салып ябыгыз да, салкынча урынга куегыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев