Туганайлар

Татарстан

16+
Төрледән-төрле

Аяк киеме чыдасын өчен берничә киңәш

Аяк киемнәрен дә карап, дөрес киптереп торырга кирәк.

  • Кер юу машинасында челтәрле кроссовкаларны гына юарга ярый. Анысы да ак яки кара төстәгеләрен. Чагу төстәгеләренең буявы агарга мөмкин. Кроссовкаларны 20 градустан югары булмаган режимда юарга кирәк. Юкса, җилемнәре йомшарып, куба башлый. 
  • Замша аяк киемен суларга ярамый. Чөнки кипкәч, ул ката. Йомшак күн яңгырда йөргәндә юешләнә, әлбәттә. Әмма җәелеп төшми. Ә менә сулы савытка тыгып юсаң, матур килеш калуы икеле. Су белән күнгә тоз да сеңә, ә аның аркасында аяк киеме яргалана. Замша аяк киемен кипкән пычрактан щетка ярдәмендәчистарту дөресрәк. 
  • Кремны артык күп кулланырга ярамый. Өсте-өстенә сыланган крем тора-бара ката гына һәм күнгә үтеп керә алмый башлый. 
  • Аяк киемен бүлмә температурасында киптерү иң яхшысы. Яңгырлы көннәрдә шома күнле аяк киемен дымнан саклауның иң яхшы ысулы — шәм парафины белән ышку. Бигрәк тә корпус белән табан тоташкан җирне яхшылап ышкырга кирәк.

Фото: «Туганайлар»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев