Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Тема дня

Кырым хәбәрләре

Соңгы вакытта Кырым, Украина турында күңелгә шом сала торган хәбәрләр генә ишетелеп тора. Без дә андагы хәлләргә битараф кала алмыйбыз. Күпме туганнарыбыз, якыннарыбыз яши ул якларда. Хәрби хезмәткә чакырылган Татарстан егетләренең дә күбесе Севастопольдә хезмәт итә. Алар бүген нинди уйлар кичерә? Иртәгәсе көннең имин буласына ышаналармы? Түбәндәге хәбәрләр бу сорауларга...

Соңгы вакытта Кырым, Украина турында күңелгә шом сала торган хәбәрләр генә ишетелеп тора. Без дә андагы хәлләргә битараф кала алмыйбыз. Күпме туганнарыбыз, якыннарыбыз яши ул якларда. Хәрби хезмәткә чакырылган Татарстан егетләренең дә күбесе Севастопольдә хезмәт итә. Алар бүген нинди уйлар кичерә? Иртәгәсе көннең имин буласына ышаналармы? Түбәндәге хәбәрләр бу сорауларга бераз ачыклык кертер. Аның берсен Чаллы шәһәреннән Виктор Лукин, икенчесен Тукай районы Мәләкәс авылыннан Михаил Гаврилов җибәрде.

Керәшен генералы турында тапшыру күрсәтелгән

Минем бертуган дәдәм - Николай Лукин Ялтадан ерак түгел Ботанический Садта яши. Илебез өчен стратегик яктан әһәмиятле төзелешләрдә эшләп сәламәтлеген югалтканга, аңа торакны шуннан бирделәр. Тумышы белән Зәй районы Сәвәләй авылыннан булса да, хәзер инде үзен Ялта кешесе дип саный. 2011 елда Ялтага баргач, аның белән икәүләп, Севастополь шәһәрен саклаганда тиңдәшсез батырлык күрсәткән карендәшебез - генерал Петр Новиков һәйкәле янына бардык (һәйкәл үзе Севастопольнең Балаклав районында). Һәйкәл янында басып торганда, яныбызга берәү килеп туктады. Севастополь телевидениесендә эшләүче журналист булып чыкты ул. Сөйләшеп киттек. Татарстаннан килүебезне, Петр Новиковның керәшен икәнлеген әйттек. Бу информация яңа танышыбызда зур кызыксыну уятты. Чөнки аның бабасы да Новиков дивизиясендә сугышкан, аннары фашистлар тоткынлыгына эләккән. Мең үлем аша үтеп, исән калган. Туган йортына кайтып үлгән. Сугыш турында сөйләргә яратмаган ул. Шулай да, оныгына безнең Новиков турында күпмедер сөйләргә өлгергән. "Мин генерал Новиков турында яхшылап өйрәнеп, берәр материал эшлим әле", - дигән иде әлеге корреспондент, аерылышканда.


Соңгы айлардагы вакыйгалар буенча борчылып, дәдәйгә шалтыратам, дип торганда, бер көнне Николай дәдәй үзе шалтыратты.
- Виктор, синең белән теге вакытта Новиков эзләре буйлап йөрүләр бушка китмәгән. Теге журналист белән очрашуыбыз да очраклы гына булмаган. Кичә телевизордан генерал турында зур тапшыру күрсәттеләр. Аның керәшен булуын да әйттеләр, - диде.
Инде билгеле булганча, Севастополь өчен барган көрәшнең соңгы минутларында Петр Новиков 109 нчы укчы дивизия командующие була. Югары командование эвакуациясен оештыру эше аңа йөкләнә. 30 июньнән 2 июльгә кадәрге вакытта Фиолент борыны, Пятницкий хуторы, Стрелецкая бухтасы кебек җирләрне ничек тә тотып торырга, дошманга бирмәскә - алар алдына шундый бурыч куела. Һәм алар бу бурычны үтиләр: икенче июльгә чыккандагы төндә генә катерга утыралар. Генерал үзе каты яралана, аны катерга күтәреп илтәләр. Тик дошман судносы ут ачып, алар бата башлый. Новиков аңына килгәндә, аларны инде немец катерына күчергән булалар. Генерал әсирлектә дә дошманга каршы көрәшен дәвам итә. Соңыннан аны атып үтерәләр. Бу турыда шактый язылды инде. Тагын бер тапкыр язуымның сәбәбе шул - Кырымда автономияле республика төзелгәч, безнең геройларны да искә алырга вакыт җитте, диясем килә. Севастополь оборонасы өчен 30 кешегә Советлар Союзы Герое исеме бирелгән. Ә менә Новиковка тиешлесе әле һаман "эленеп тора", ни кызганыч... Кырымда күрсәтелгән әлеге тапшыру бу эшне ахыргача башкарып чыгуга соңгы адым булмасмы, дигән өмет туды әле миндә. Кем белә, яңа власть үткәндәге геройларына да игътибарлы булыр, бәлки. Шуңа ышаныйк.
Инде Ялтадагы, Севастопольдәге хәлләргә килсәк, Николай дәдәй әйтүе буенча, анда әлегә тыныч, ди. Ленин һәйкәле янына, кайбер шундый тарихи кыйммәткә ия урыннарга өстәмә сак куелган икән. Пенсияләрне вакытында өләшәләр, кибетләрдә дә әллә ни ыгы-зыгы күренми, ди. Инде шул тынычлыклар гына бозыла күрмәсен дип тели дәдәй. Без барыбыз да шуны телибез. Илләр имин булсын, үткәннәргә карата хәтер сүнмәсен иде.

Виктор ЛУКИН, Чаллы шәһәре

Әниемә бәйрәм сәламе

Минем улым Ваня хәзерге вакытта Севастопольдә солдат хезмәтен үти. Соңгы вакытта ул тирәләрдә килеп чыккан хәлләр барыбызны да борчый. Мине, солдат әтисе буларак, бигрәк тә... Тик нишлисең, армиягә егетләрне илебезне саклар өчен алалар. Гомергә шулай булган. Инде безнең егетләр генә читтә калмас. Бу хәлләр башланганчы, солдатлар шәһәрдә дә патрульдә булалар иде. Хәзер үзләренең хәрби объектларын гына саклыйлар, шәһәргә чыгып йөрмиләр икән. Солдат әтисе буларак, үз сүземне Украинада ботка ясаган кешеләргә ишеттерәсем килә: үзара аңлашу юлларын табыгыз, цивилизацияле заманда яшибез бит. Балаларыбыз өчен дә, әниләребез өчен дә тыныч булыйк, сезнең дә андый якын кешеләрегез бардыр бит, алар турында да уйлагыз. Улым белән сөйләшкәндә, әнисен 8 март белән котларга кушкан иде. Бер уңайдан, аның әнисенә карата әйткән котлау сүзләрен дә җиткерәм:
"Кадерле Мама! Сине 8 март бәйрәме белән чын күңелдән котлыйм. Һәрчак яз гөледәй матур булуыңны, сау-сәламәт яшәвеңне телим. Хезмәтемне тәмамлап кайтып, исән-имин күрешүебезне көтеп калам.
Гомерләрнең кадерен белеп кенә,
Яшә әле, мама, куанып.
Сәламәт бул, борчу-хәсрәт күрмә,
Тормышларың торсын нурланып. Синең солдат улың Ваня Гаврилов".

Михаил ГАВРИЛОВ, Тукай районы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев