Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Тема дня

Исәнме, мәктәп!..

Бүген, 1 сентябрь ‒ Белем көне уңаеннан, без Кайбыч районы Хуҗа Хәсән авылы урта мәктәбендә тантаналы линейкада булып кайттык.

Чәчәкләр тотып, матур итеп киенеп, ярым куркып, ярым кызыксынып һәм күпмедер дәрәҗәдә горурланып, мәктәп ишегалдында беренче кыңгырау чыңын көтеп, беренче класска укырга килгән балалар басып тора. Сабыйларын белем иленә озата килгән аналарның күзләрендә, сөенечтән, мөлдерәмә яшь җемелди... 11 класска укырга килгән егетләр һәм кызлар зур дулкынлану хисе белән, инде икенче өйләренә әверелгән мәктәпләрендә соңгы уку елына әзерләнә... Укытучылар, җәйге каникул дәвамында сагынган укучыларын каршылый... Мәһабәт биналы мәктәп тә, бүгенге сөенечтән, тагын да яктырып, балкып киткән шикелле...

Бу күңелле тантанадан, сезнең игътибарыгызга фоторепортаж тәкъдим итәбез.

Тулы материалны газетабызның киләсе саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Исәнме, мәктәп!..

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев