“Туганайлар” редакциясе архивында сакланган фотоларны сайтка чыгаруны дәвам итәбез.
Тормышлар авыр булса да, кичке уеннар, милли түгәрәкләр гөрләгән күңелле еллар... Төрле милләт кешеләрен уртак бию мәйданына җыйган гармун тавышлары...
Бу фото – шул еллар истәлеге. Анда кемнәр үзләрен таный? Әйдәгез, бергәләп, барлыйк әле.
“Туганайлар” редакциясенә ватсап аша (телефон номеры: 8-917-250-97-95) чыгып, яки комментарий калдырып, үзегез белгәннәрне хәбәр итәрсез дип ышанабыз.
Нет комментариев