Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Тамырлар тарихка тоташкан

Якынча бер гасыр элек төшерелгән фотода – керәшен тарихы

Түбән Кама районының Сарсаз-Бли авылыннан Галина Кузьмина юллаган бу фото 1930 елда төшерелгән.

Бала тотып утырганы – Марҗук. Ул – Галяның әнисе Александра Емельяновна Денисованың тутасы. Марҗук үзе Келәтле авылы кызы. Күрше Субай (Түбән Афанас) авылы егете Леонтийга кияүгә чыга. Алар Краснокамск ягына күченеп китәләр. Бу фото туган якларына кунакка кайткач төшелгән. Марҗукның итәгендә утырганы – улы Николай, янәшә басып торганы – кызы Зинаида. Сулдагы хатын-кызның кем икәне билгесез. Ә шулай да керәшен хатыны икәне киенү рәвешеннән күренеп, йөз чалымнарыннан беленеп тора. Анысының өстендә сугылган киндер күлмәк, шундый ук төстәге алъяпкыч. Марҗукның өс-башы – заманчарак: купшы күлмәк, аның өстеннән кара төстәге алъяпкыч япкан. Кызы Зинаиданы да үзе белән бер иштән киендергән – күлмәге өстеннән бәләкәй кара алъяпкыч бәйләткән. Ике хатынның да баш яулыклары керәшенчә ябылган. Бу фотога һәм андагы хатын-кызларның киенү рәвешенә карап, бер гасыр элгәре дип әйтерлек керәшеннәрнең тормыш-көнкүрешен чамаларга була.

Кеше язмышлары катлаулы шул. Еллар үтә-үтә Марҗукларның да авыл белән элемтәләре өзелә.1963 елларда гына Марҗукның кызы Зинай Келәтлегә, Александра түтиләргә кайта. Шәһәрдә үскән кыз – керәшенчә, ә керәшен түтие русча бер авыз сүз дә белмиләр. Кунакның сөйләгәннәреннән Александра түти аның керәшен Субаена, әтисе яклап туганнарына барырга җыенганын чамалый. Зинай озын махер бистәр элеп, саубаллашып чыгып китә. Александра ата – бер, аналары башка булган тутасы Марҗукның кайчан һәм ничек үлгәнен дә белми кала... Шулай да Зинайның бер открыткасы килә. Келәтле адресына юлланган открыткада фамилия Золотарева дип күрсәтелгән булса да, аны Александра Золотовага (Денисова) китереп тапшыралар. Шуннан соң аралар бөтенләй өзелә... Берничә ел элек, Галинаның кызы Нина шул отркыткада күрсәтелгән адрес буенча туганнарын эзләп карый. Үзләренең өйләрендәге телефоннары җавап бирмәгәч, күршеләренә шалтырата. Алар инде Зинайның да үлгәнен җиткерәләр, ә балаларыннан хәбәр булмый...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев