Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Тамырлар тарихка тоташкан

Бөрешлелеләр авыл тарихын саклап калган

Бөрешле авыл җирлеге Менделеевск шәһәреннән 24 чакрым көнбатышта, Юраш елгасы буенда урнашкан

Татар энциклопедиясе мәгълүматларына караганда, Бөрешле авылына XVII гасырда нигез салына. 1716 елгы Ландрат кенәгәсе буенча, анда авыл Юграш дип язылган (фонд 350, 1 кисәк, 146 эш, 1331-1335 битләр). Авылдагы 3 йортта 5 ир-ат һәм 6 хатын-кыз яшәгән.

1748 елда авыл Ибраш исемен йөртә һәм Иван Федоров җирләренә карый. Ул вакытта авылда 38 керәшен ир-аты яши дигән мәгълүматлар бар. Хатын кызлар саны билегесез.

1859 елгы мәгълүматларга караганда, Бөрешле авылында тегермән эшләп килгән. 1873 елда миссионерлар училищесы оештырылган, шул вакыттан бирле авылда һәрвакыт башлангыч мәктәп була.

1930 елда Бөрешле авылында "Җиңү" колхозы оеша. 1950 елларда аны күрше Абалач авылындагы "Фрунзе" колхозы белән берләштерәләр. Шуның аркасында яшьләр дә, урта яшьтәгеләр дә авылдан яхшы тормыш эзләп күрше шәһәрләргә китеп баралар - өйләр буш, тәрәзәләре томаланган килеш кала. Әмма 1997 елда яңадан «Җиңү» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы барлыкка килү белән Бөрешле җанланып китә. Аның җитәкчесе итеп Геннадий Козлов билгеләнә. Авыл халкы да эш урыннары белән тәэмин ителә.

Бөрешле һәрвакыт халык тыгыз урнашкан авыл була. 1926 елда, Татар энциклопедиясе мәгълүматларына караганда, биредә меңнән артык кеше исәпләнгән. Репрессия елларында алар яртылаш диярлек кимегән - 1938 елда 524 кеше исәпләнгән.

Бөрешле төп белем бирү мәктәбе бинасында атнакөн шкулы һәм туган якны өйрәнү музее урнашкан. Икесе дә үз эшчәнлекләрен 2004 елда башлый. Атнакөн шкулы төп гомуми белем бирү мәктәбе базасында эшли. Аны татар теле һәм әдәбияты укытучысы Валентина Тимошенко җитәкли. Атнакөн шкулы базасында “Чишмәкәй” балалар ансамбле дә уңышлы эшләп килә..
Музей ачылышына «Җиңү» ҖЧҖ җитәкчесе Геннадий Козлов, Бөрешле авыл җирлеге рәисе Лидия Смирнова зур ярдәм итә. Авыл халкы да ярдәменнән ташламый: экспонатлар белән булыша.

2018 елда музейда фотодокументлар белән бергә 326 экспонат санаганнар. Күптән түгел, Бөрешледә туып-үскән Любовь Шалина, музейга борынгы артефактлар белән әбисенең әбисенннән сакланып калган сандыгын бүләк иткән. Музейның иң борынгы экспонаты - 1800 еллар самовары. Аны авыл халкы ташландык йортларның берсендә тапкан. Музей керәшеннәрнең көнкүреш әйберләренә дә бик бай. Күп әйберләр җирле халыктан җыелган. Музейда шагыйрь Егор Уткинга аерым почмак бирелгән. Аның белән авыл халкы бик горурлана. Ел саен шагыйрьнең туган көнендә аны искә алып шигырьләрен укыйлар. Музей фонды, шулай ук, авыл тарихы сурәтләнгән ретро-фотографияләр белән дә баетылган.

Төрле елларда музейны республикадан гына түгел, чит илләрдән дә күренекле шәхесләргә күрергә насыйп була. Алар арасында Япониядән керәшеннәрне өйрәнүче Акира Сакурама да бар.

Бөрешле авыл җирлегендә дүрт чишмә - «Ак чишмә», «Кара чишмә», «Салкын чишмә», «Саңгырау чишмә» урнашкан.

Бүген авылда ике йөзгә якын кеше яши. 1970 еллар уртасына кадәр Бөрешледә бала тудыру йорты эшләгән. 1995 елда төп гомуми белем бирү мәктәбе ачылган. Хәзерге вакытта анда 14 укучы белем ала. Мәктәпкәчә яшьтәге биш бала бар. Авылда мәдәният йорты, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты, кибет эшләп килә.

Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк тәрҗемәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев