Төрледән-төрле ни төрле

Хуш исле өй ипие рецепты

Бик зур хезмәт кебек тоелса да, өйдә ипи пешерүнең бер авырлыгы да юк.

Кирәк булачак: ипи пешерү өчен 530 грамм он, 9 гр тоз, 4 гр коры чүпрә, 420 мл җылымса су кирәк була.

Онга тоз һәм чүпрә салып болгатырга. Шуңа су салып камыр ясарга. Камырны табагында калдырып, өстен пленка белән каплап, җылы урында 2 сәгать тотарга. Төнгә холодильникка алып куярга, пленканың кырыен аз гына ачык калдырырга. Икенче көнне суыткычтан алгач, тактага он сибеп, камырны төшереп түгәрәкләргә.

Табага бераз он сибеп, түгәрәк камырны салырга. 1 сәгать камыр ял итә, бераз кабара. 1 сәгатьтән соң түгәрәк ипинең өстенә сызыклар кискәләп җибәреп, бераз он сибәргә.

200 градуска кадәр кызган духовкада 45 минут пешерергә.

 


Нет комментариев