Телеңне йотарлык татлы джем
Кышкылыкка дип әзерләсәгез дә, салкыннарга кадәр калмас ул.
Кирәк булачак: 1 килограмм бакча җиләге, 0,5 килограмм шикәр,
Желе ясый торган катнашма (Желфикс 2:1) – 1 кап
Әгәр, сез джемның куе булуын теләсәгез, “Желфикс”ны 1:1 исәбеннән кулланыгыз. Чистартылган җиләкне блендерда изәбез, кайнату өчен зур савыт алабыз.
“Желфикс”ны ике-өч чәй кашыгы шикәр белән бутап, җиләк измәсенә салырга һәм яхшылап болгатырга. Кайнап чыгар алдыннан гел болгап торырга. Кайнагач, калган шикәрне дә салып, болгата-болгата тагын өч минут утта тотарга. Ярты сәгатьтә өлгерергә тиеш. Күбеген алып, банкаларга тутырырга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев