Аның чәчәкләре дә бик файдалы.
Йөрәк-кан тамырлары системасын ныгыту өчен дүләнә (боярышник) файдалы. Аның яфракларында, чәчәкләрендә һәм җимешләрендә кан басымын төшерә, кан әйләнешен яхшырта, йөрәккә кислород һәм башка микроэлементларның килүен тәэмин итә торган флавоноидлар бар.
Ике чәй кашыгы киптерелгән дүләнә чәчәге һәм яфрагына бер стакан кайнаган су салып, 15 минут төнәтегез һәм сөзеп һәр көнне икешәр стакан эчегез. Кан басымын төшерә торган препаратлар эчсәгез, башта табиб белән киңәшләшегез.
Фото:https://unsplash.com/
Нет комментариев