Панкейк рецепты
Панкейк –Америка белене. Аны сөт белән ясыйлар, коры табада кыздыралар.
Кирәк булачак: 1 күкәй, 3 аш калагы шикәр комы, ярты чәй калагы тоз, 210 мл сөт, 3 аш калагы сыек май, 200 грамм он, 1 чәй калагы камыр көпшәкләгеч (разрыхлитель).
Күкәй, шикәр комын (ванилин да куша аласыз) блендер белән яхшылап болгатасы. Сөт һәм май салгач, кабат болгатасыз. Он белән камыр көпшәкләгечне бергә кушып, камырга саласы. Кабат блендер белән болгатып аласы. Камыр әзер булуга ук пешерергә кирәк. Камырны кызган майсыз табага салып пешерәсез. Панкейкның өсте тишекләнеп чыккач, икенче ягын кыздырасы.
Табынга өстенә кайнатма, каймак, бал яки шоколад пастасы салып бирергә була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев