«Лайфхак»лар: көзгене, тәрәзәләрне глицерин кушылган спирт сөртеп чистартсагыз, алар тирләмәс
Көндәлектә кирәге чыгардай киңәшләр.
* Чәнечке һәм кашыклар кибеттән сатып алгандагы шикелле ялтырап торсын өчен, аларга лимон согы ышкып, бераз тотыгыз. Яхшылап юып, корытыгыз.
* Көзгене һәм тәрәзәләргә глицерин кушылган спирт сөртеп чистартсагыз, алар тирләмәс.
* Бер аш калагы крахмал салынган су белән юганда, тәрәзә пыялаларында эз калмый, ул ялтырап торачак.
* Кышын тәрәзәләр бозланмасын өчен, ярты литр суга бер аш калагы тоз салып эретегез. Махсус сиптерегеч ярдәмендә, шуны тәрәзәләргә сибеп, яхшылап кортыгыз.
* Аш бүлмәсендәге тастымалны башта уксуслы суда тотып, аннан соң юсаң, тәмсез ис килмәс.
* СВЧ пичне чистарту өчен, савыттагы суга бер телем лимон салып, шуны кайнатып чыгарыгыз. Пич эшләүдән туктагач, кимендә, биш минут капкачын ачмый торыгыз.
* Юган чакта кием-салым бөгәрләнмәсен өчен, кер юу машинасы барабанына юыласы әйбер белән бергә берничә кисәк боз салыгыз.
* Кер юу машинасына порошок белән бергә 5 грамм лимон кислотасы салып юсагыз, киемегез тәнегезгә ябышып интектермәс.
* Ваннаны икегә киселгән грейфрут белән чистартсаң, чистара да, күгәреге дә бетә.
* Туалет бүлмәсендә һава яхшы булсын өчен, унитазны чистарта торган ёршикка берничә тамчы эфир мае тамызырга була.
* Унитаздагы «бачок»ка бераз кер юу өчен кулланыла торган кондиционер салсагыз, су агызган саен, туалет бүлмәсендә саф ис таралачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев