Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Кулыгыз һәрвакыт матур булсын

Авыл бакчасында яки дачада эшләп кулыгыз тупасланса, түбәндәгеләрне эшләп карагыз.

Җәй көне бакчада эш бетеп тормый, чүпне утап бетердем дип кенә уйлыйсың, ике-өч көннән ул тагын күкрәк үсә башлый. Чүп утый-утый, кул тиресе ярылып, тупасланып бетә. Моннан котылу өчен, кичләрен үзегез өчен берничә минут вакыт табып, түбәндәгеләрне эшләп карагыз әле.

  • Пычранган кулны бик аз гына уксус яки лимон кислотасы салган су белән юыгыз. Әгәр бакчагызда рәваҗ (ревень) үссә, шуның белән ышкыгыз, аннан соң су белән юып төшерегез. 
  • Гел җирдә эшләгәнлектән, кул бармагы тырнаклары юкара, сынучанга әйләнә. Моңа юл куймагыз, атнага 3 мәртәбә кулларыгызны кофе түбе салынган суда 10-15 минут тотыгыз. Кофе түбен 1 стакан суга 1 чәй калагы исәбеннән алыгыз. Кулыгызны сөртеп, крем сылап куегыз.
  • Кул тиресе йомшак булсын өчен атнага 2 мәртәбә маска ясагыз:1 күкәй сарысына 1 аш калагы бал, 1 аш калагы төелгән солы ярмасы кушып болгатыгыз. Шул катнашманы кулыгызга сөртеп, 15-20 минут тотыгыз. Югач крем сөртергә онытмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев