Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Калийга бай 10 ризык

Йөрәк-кан тамыры авыруларын кисәтим дисәгез, калийдан башка моңа ирешү мөмкин түгел. Моннан тыш, калий сөякләр сәламәтлеге өчен дә кирәк.

Ак фасоль — пешкән ак фасольнең 100 граммында 390 мг калий бар. Моннан тыш, фасоль клетчатка, тиамин, фолат, тимер, магний һәм марганецка да бай.

Ногыт борчагы — коры килеш 100 граммда 718 мг калий бар. Ләкин пешкән килеш ногытта калий дозасы кими, шуны истә тотыгыз.

Арахис — 100 грамм чи чикләвектә 705 грамм калий бар. Кыздырылган арахиста микроэлементларның күләме 630 мг гына кала. Арахисны тозсыз ашарга кирәк. Чөнки натрий — калийның дошманы.

Бәрәңге — 300 граммлы бер пешкән бәрәңге сезгә көнлек норманы ябарга ярдәм итәр. Шуны истә тотыгыз: калийның төп күләме кабыгында саклана. Бәрәңгене яхшылап юып, кабыгы белән бергә ашагыз.

Чөгендер — 100 граммда 288 мг калий саклана.

Яшелчә — петрушка, кресс-салат, кинза, сельдерей, шпинат, кузгалакның 100 граммында көндәлек норманың 17–30% ын тәшкил итәрлек калий бар. Ә калорияләре юк диярлек.

Банан — калийга бик бай булмаса да, бик татлы. Уртача үлчәмдәге бер бананда 422 мг тирәсе калий бар. Ләкин бананда шикәр күп, моны истә тотыгыз.

Авокадо — файдалы майларга гына түгел, башка бик күп микроэлементларга да бай. Ләкин уртача бер авокадо сезгә тәүлеклек норманың 20% ын гына тәэмин итәчәк.

Күрәгә, өрек, кипкән персик — никадәр ямьсезрәк күренсә, шулай яхшырак. Димәк, алар табигый рәвештә киптерелгән. Өрекнең 100 граммында — 1780 мг, кипкән персикта — 2040 мг, күрәгәдә 1700 мг калий бар.

Диңгез кәбестәсе — аны йә яраталар, йә күралмыйлар. Әмма файдасын билгеләп үтми мөмкин түгел. Диңгез кәбестәсенең 100 граммы 970 мг калийга бай.

Авыл Хатыны

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев