Юкә чәчәгенең шифасы
Юкә чәчәген җыю өчен иң яхшы вакыт – июнь-июль айлары. Чәчәкләрнең яртысы ачылган, яртысы бөреләнеп торган чакта җыеп, күләгә, җиләс урында җәеп киптерәләр.
Юкәнең шифалы чәе эчкән саен җанга – дәва, тәнгә көч бирә.
Кипкән чәчәкләрне кәгазь яисә тукыма янчыкта җилләтелә торган караңгы урында саклыйлар. Дөрес саклаган очракта, юкә чәчәге файдалы үзлекләрен 3 ел буе югалтмый.
Юкә чәчәге – баллы үсемлек. Юкә балы да югары сортлы бал булып санала. Ул юкә чәчәгеннән калышмый, төрле авыруларны дәвалауда шифасы зур. Юкә чәчәге составында эфир майлары, флавонидлар, кумарин, балавыз, шикәр, глюкоза, каротин, витаминнар, микро һәм макроэлементлар бар.
Юкә чәчәгеннән әзерләнгән препаратлар тир, ашказаны суты бүленеп чыгуга уңай йогынты ясый, ашкайнату бизләренең эшчәнлеген яхшырта, үт сыекчасы бүленүне җиңеләйтә. Шулай ук, ялкынсынуга каршы һәм тынычландыргыч чара буларак, алыштыргысыз дару. Салкын тигәндә, грипп, бронхит чирләренә каршы, көндәлек тормышта авыз чайкау өчен дә юкә чәчәге төнәтмәсен файдаланалар.
Юкә чәе салкын тию, үпкә, бөер авыруларыннан файдалы. Әмма озак вакытлар эчкәндә, йөрәк эшчәнлегенә зыян салуы, нерв системасын ярсытуы бар. Ютәлдән, баш, тамак авыртканда, үпкә ялкынсынганда, эч авыртканда, ревматизм булганда, һушны югалтып интеккәндә, йокларга ятар алдыннан, кайнар төнәтмәсе эчелә. Нерв авыруларыннан юкә чәчәге яисә юкә яфрагы ваннасы коткара. Дәвалану чорында, көн аралаш, 10 тапкыр ваннада ятарга кирәк.
Үпкә туберкулезы, агулану, ашказаны, эчәклек авырулары, яки кан саркып торган ачык яраларны дәвалаганда юкә күмере файдалы. Аның өчен, юкәнең үзагачын киптерәләр, аннары мичтә яисә учакта яндыралар. Туберкулез белән чирләгәндә күмерне кәҗә сөте белән эчәләр.
Кулланыр алдыннан табиб белән киңәшләшергә онытмагыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев