Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Имбир файдасы: ябыктыра, дәвалый, көч бирә

Имбирне көндәлек рационга кертү кан тамырларын чистарта, холестеринны киметә. Аның составында гинерол бар. Ул диабеттан, артык авырлыктан, кан басымы күтәрелүеннән булыша.

Ябыгырга булыша
Имбир ябыгырга да булыша. Шуңа күрә аны төрле салатларга, чәйгә салырга киңәш итәләр Диетологлар фикеренчә, имбирь матдәләр алмашынуын яхшырта. Ул май клеткалары таркалуына китерә, шул рәвешле гәүдәне төз һәм матур итә. Шунлыктан аны даими кулланучылар артык авырлыктан интекми.

Акыл эшчәнлеген яхшырта
Имбир канны сыеклату үзлегенә ия. Шунлыктан ми кислород белән яхшырак тәэмин ителә. Нәтиҗәдә акыл эшчәнлеге һәм хәтер яхшыра.

Бактерияләргә каршы көрәшә
Имбир — табигый антисептик. Ул бактерияләргә каршы көрәшә, ялкынсынуны баса. Шунлыктан күп кенә бактериаль авыруларны булдырмаска ярдәм итә.

С витамины чыганагы
Имбир С витамины чыганагы булып тора. Шунлыктан ул грипп һәм салкын тиюне башлану этабында бетерү сәләтенә ия. Имбирьны рационда булдыру авырулардан профилактика да санала.

Имбир — энергия чыганагы
Имбир, кофе кебек үк, көч һәм энергия бирә. Өстәвенә: анда кофеин да юк.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев