Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Язгы кояш кына димәгез

Битләргә сипкелләр чыга торган вакыт.

Язын табигать кенә түгел, ә безнең организм да яңара. Биологик сәгатьләр, ритм, иммун системасы үзгәрә. Моның өчен өстәмә көч, энергия, туклыклы матдәләр таләп ителә. Шуңа күрә кеше талчыга, арый, йончый. Бу бит тиресендә дә чагылмый калмый, ул да витаминнар җитмәүдән интегә, өстәмә тәрбия сорый. Әле бит язгы кояш нурларыннан сипкел, пигмент таплар, җыерчыклар да барлыкка килә.

Язын организмны эчтән дә, тыштан да витаминнарга баетырга кирәк. Моның өчен витаминнар комплексы куллану, көн дәвамында 2 литр чамасы су эчү әйбәт. Омега-3 май кислотасы, Д витамины эчәргә киңәш ителә. Хәер, алар организмга язын гына түгел, ел әйләнәсе керергә тиеш. Дөрес, витаминнар комплексының нәтиҗәсе шундук сизелми, бер-ике айдан соң үзгәреш күренә. Кәеф күтәрелә, көч кереп китә, тире яхшыра.

Аеруча сипкел күпләрне борчый. Кояшның беренче нурлары күренүгә, биткә сипкел чыгу меланин бүлеп чыгарыла дигән сүз. Сипкелләр булуга сөенергә кирәк, димәк, кояш ярата. Сипкелләр бары тик кояш яраткан кешедә генә чыга. Инде барыбер бетерергә теләсәгез, косметологка барырга киңәш итәләр.

Эремчек ясаганда бүленеп чыккан әче суны көн саен озаклап сөртсәң дә булыша. Аннары җәен кызынганда кояштан саклану кремнарыннан файдаланырга була.

Балан суы, сипкел, сыткыларны бетерә. 1:1 исәбендә җылы каймак кушарга һәм биткә 10-15 минутка ягып торырга кирәк. Аннан соң җылымса су белән юып, җиңелчә массаж ясарга. Баланнан эшләнгән битлек җыерчыклардан, пигмент тапларыннан котлырга ярдәм итсен өчен, балан җимешләрен изеп, бер калак бал салырга кирәк.

Бер баш суган согы белән 1/3 стакан алма серкәсе катнашмасы ярдәмендә тәнне агартырга – сипкел һәм пигмент тапларны бетерергә була. Аларга алты атна дәвамында көнгә бер тапкыр мамык ярдәмендә әлеге сыеклыкны сөртергә кирәк.

Автор: Ильфира Нигматуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев