Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Яңа ел табынына — холодец

Тавык итле һәм яшелчәле холодец бәйрәм табынын тагын да тулыландырыр.

Кирәк булачак: 800 грамм тавык ите, лавр яфрагы, тоз, борыч, 2 кишерне, 1 банка яшел борчак, күкәй, 2 аш калагы желатин, 

Аның өчен тавык итен кискәләп, кәстрүлдәге салкын суга салабыз, лавр яфрагы һәм тәменчә тоз, борыч сибәбез. Йомшарганчы пешерәбез. 

Артык зур булмаган кишерне юып, аерым-аерым, фольгага төрәбез һәм газ пичендә (190 градус) 40-60 минут пешерәбез. Фольгадан алып суытабыз, кишерне чистартып, боҗралап турыйбыз. 

Бер банка яшел борчак алып, суын түгәбез. Тавык күкәен (бытбылдыкныкы булса, тагын да яхшырак!) кабыгыннан чистартып, ике тигез өлешкә бүләбез. 

Тавык итен вак итеп турыйбыз. Шулпаны сөзеп, беразын кружкага салабыз. Шуңа тиз эри торган желатин салып болгатабыз. Калганын кәстрүле белән утка утыртып, 70 градуска кадәр җылытып (кайнатырга ярамый!) алабыз һәм желатин эретелгән шулпаны өстибез.

Озынча пыяла сай таба төбенә беренче катка — яшел борчак, киселгән ягын аска каратып күкәй, кишер телемнәре һәм тавык итенең бер өлешен тезәбез, алар күмелерлек итеп желатинлы шулпа салабыз. Икенче катка да ризык шул ук тәртиптә салына. Төнгә суыткычка куеп калдырабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев