Грушалы шарлотка
Уртасына гурша куеп пешерелгән бәләкәй шарлотка пешереп карыйк.
Аның өчен, башта, кирәк булган продуктны әзерлибез: артык зур булмаган 4 груша, 1,5 аш калагы он, 3 аш калагы песок, 3 күкәй, 50 грамм каймак, 50 грамм ак май, 2-3 чәй калагы камыр көпшәкләндергеч-разрыхлитель, 4 чәй калагы төелгән әзер сохари.
1 күкәйне сытып, агын сарысыннан аерып алып аерым савытларга салабыз. Күкәй сарысына тагын 2 күкәйне сытып салабыз, 3 аш калагы песок өстәп, әйбәтләп болгатабыз. Шуңа каймак һәм иләнгән он (аңа әле башта камыр көпшәкләндергеч-разрыхлительне салабыз) кушып, тагын бер мәртәбә яхшылап болгатабыз.
Бәләкәй махсус 4 форманы майлыйбыз. Аңа сохари вагы сибәбез, камырны агызабыз һәм камыр уртасына груша тыгып куябыз. Формага – 4 груша!
180 градус эсселектәге газ пичендә 30-40 минут пешерәбез. Табынга куяр алдыннан өстенә шикәр пудрасы сибәргә онытмагыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев