Эремчекле запеканка рецепты
Тәмле дә, пироглардан файдалырак та.
Кирәк булачак: 500 грамм эремчек, 2 күкәй, 1 пачка ванилин, 100 грамм шикәр комы, 1 чәй калагы көпшәкләндергеч, 3 аш калагы манный ярмасы, йөзем җимеше.
Эремчекне блендер белән издергәч, калган күкәй, ванилин, шикәр комын, манный ярмасын өстибез. Барысын бергә яхшылап болгатабыз, миксер куллансагыз да була. Алай иткәндә запеканка күбереп пешәчәк. Соңыннан җимешне салырга.
Запеканка сүрән утта (140 градус чамасы) 40-50 минут пешә.
Чәйләрегез тәмле булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев