Чөгендерле салат
Чөгендердән тәмле һәм файдалы салат рецепты.
Кирәк булачак: пешкән кызыл чөгендер – 300 грамм; «Айсберг» салаты – бер баш; «Фетос»сыры – 100 грамм; әстерхан чикләвеге – 3 аш калагы; зәйтүн (оливки) мае – 4 аш калагы; «Бальзамический» уксусы – 2 аш калагы; тоз – 1 бал калагы; кунжут орлыгы – 1 бал калагы.
«Айсберг» салатын турап, зур һәм сай салат савытына салабыз. Монысы салатның беренче каты була. Аның өстенә – вак шакмаклап туралган кызыл чөгендер; өченче катына – шакмаклап туралган «Фетос»сыры; шуннан соң төелгән әстерхан чикләвеге сибәбез. Май, уксус, тоз һәм кунжутны бергә кушып болгатабыз да, салат өстенә салабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев