Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Авыр хисләрдән арыну өчен 7 киңәш

Сабыр төбе – сары алтын, дисәләр дә, табиблар һәм психологлар тискәре эмоцияләрдән вакытында арынырга, аларны эчкә җыймаска киңәш итә.

 Авыр хисләрдән арынуның берничә ысулын тәкъдим итәбез.

  • Җырла яки кычкыр. Моны өйдә эшләү мәҗбүри түгел. Урманда, болында яки кеше аз йөри торган урында кычкырырга яки җырларга мөмкин.
  • Бие. Кәефеңә туры килгән көйне җибәр дә күзләреңне йом. Гәүдәңне тыңла, ул үзе теләгәнчә хәрәкәт итә башлаячак. Башта башыңны чайкап, аякларыңны тыпырдатып аласың килер, аннары хәрәкәтләр активлашып китәчәк. Биюең ниндидер бер рәвеш алачак һәм ул сиңа күңелеңә җыелган «каткан» хисләреңне чыгарырга ярдәм итәр.
  • Рәсем яса. Күңелең ни тели — шуны яса. Сул кул белән ясасагыз, тагын да яхшырак, чөнки ул эмоциональлек өчен җавап бирә торган баш миенең уң ярымшары белән бәйле. Шулай ук күзләреңне йомып та ясарга була. Анда аңлашылмаган сызык, бизәкләр булырга мөмкин һәм бу шулай булырга тиеш тә.
  • Сула. Сулыш нерв системасы белән бәйле, шунлыктан тирән итеп, күкрәк тутырып сулау кирәкмәгән хис-тойгылардан арынырга ярдәм итә. Сулыш гимнастикасы күнегүләре интернетта җитәрлек. Әлеге күнегүләр, бердән, тынычландырса, икенчедән, сәламәтлек өчен дә файдасы бик зур.
  • Әйтәсе килгәнеңне әйт. Кайчак әйтәсе килгәнеңне бик якын кешеңә сөйләү дә кыен. Гадәттә алар сиңа киңәш бирә, өйрәтә башлый. Ә сиңа бары эчеңдәгене бушатырга гына кирәк бит. Җырдагыча, серләреңне җилгә яки нинди дә булса уенчыкка, йорт хайванына, агачка сөйләргә мөмкин.
  • Яз. Компьютер яки телефонда язма, ә нәкъ менә кулдан язу кирәк. Үзеңне борчыган хисләр, хәлләр турында бернинди анализ, фикерләрсез, нәтиҗәләрсез генә яз. Күңелеңә җиңел булып киткәнче, башыңа нәрсә килә, шуны яз.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев