Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Полезная информация

Яшелләнгән бәрәңгедән сак булыгыз

Кайбер хуҗабикәләр, бәрәңгенең яшелләнә башлаган урынын кисеп ташласаң, ашарга ярый дип уйлый...

Бәрәңгенең яшелләнгән өлешендә агулы алкалоид – соланин бар. Бу матдәне беренче тапкыр 1820 елда ачалар, әмма ул чакта сабакларын, яфракларын һәм яшел бәрәңге бүлбеләрен инсектицидлар ясау өчен кулланганнар. Галимнәр яшелләнгән бәрәңге үсентеләре зарарлы бөҗәкләргә каршы көчле чара булуын да ачыклаган. Нәкъ шул вакытта яшелләнгән бәрәңгенең ашарга яраксыз булуын төшенәләр. Андагы соланин кеше организмын агулый, нерв системасын какшата, эритроцитларның таркалуына, аларны юк итүгә китерә, ашкайнату системасын боза, күрү сәләтен начарайта, тән температурасын күтәрә.Кайбер хуҗабикәләр, бәрәңге бүлбесенең яшелләнә башлаган урынын кисеп ташласаң, ашарга ярый дип уйлый. Әмма бу дөрес түгел. Яшелләнә башлаган бәрәңгене бөтенләй ашарга ярамый. Хәтта яшел бәрәңге малларны да агуларга мөмкин. Малларга ашаткан вакытта яшел өлешен кисеп ташларга кирәк.
Бәрәңгене базда саклау вакытында җылылык һәм яктылык режимын саклау бик мөһим.

Чыганак: Хезмәт даны

Фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев