Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Полезная информация

Туган көнгә котлаулар

Туган көн елга бер генә килә. Якыннарыгызны матур котлаулар белән сөендерегә онытмагыз

Өстәлегез тулы һәм түгәрәк булсын, үзегез сау һәм бай булыгыз, балаларыгыз тәртипле һәм тәүфыйклы булсын, акчагыз күп һәм куанычлы булсын, тормышыгыз тигез һәм матур булсын!

***

Сине туган көнең белән тәбрик итэм. Сиңа гомер юлының иң озынын, бәхетлесен, кайгысызын, матурын, шатлыкларның нурлысын, сәламәтлекнең иң ныгын телим.
***

Уңышларның иң зурысын, гомернең иң озынын, киләчәкнең иң матурын, сәламәтлекнең иң ныгын телим.

Йөзең һәрвакыт якты, мөләем, нур сибеп тора, һәрвакыт ачык йөз белән каршы аласың. Рәхмәтлемен, изгелекләрең үзеңә әйләнеп кайтсын.

***

Мин телимен сезгә
Көннәрнең яктысын.
Төннәрнең айлысын.
Күрмәсен башыгыз
Ялгызлык хәсрәтен.
Балалар кайгысын.

***
Яшә син мәңгелек гөл булып!
Бәхеткә, шатлыкка күмелеп,
һәрвакыт елмаеп һәм көлеп,
Кадергә, хөрмәткә төренеп.
Йортыңа кайгылар килмәсен,
Гәрләп торсын һәрчак өй түрең.
Шаулап үссен алсу чәчкә гөлең.
Ямьләндереп синең гомерең.

***

Гүзәллекнең үзе булып
Тугансың син җиргә.
Сөеп һәм сөелеп яшә,
Кайгы күрмә бер дә!
***
Килмәсен сиңа кайгылар.
Тимәсен сиңа чирләр.
Һәрчак бул шундый акыллы.
Һәрчак бул шундый чибәр?
***
Котлы булсын …. , туган көнең,
Гел шатланып үтсен көннәрең.
Сиңа сөенеч кенә китерсеннәр
Якыннарың, барлык дусларың.
Язлар гына бүләк итәдер ул
Бу дөньяга синдәй затларны.
Рәхмәтләргә кушып кабул итче
Йөрәктәге барлык назларны.

***
Гомер юлың пар канатлы үтсен.
Өстәлеңдә сыйлар мул булсын.
Тормыштагы кылган игелегең,
Үзеңә зур бәхет булып кайтсын.
Бик гади син, бик гүзәл син,
Бар кешегә карата.
Шуңа күрә яше-карты
Сине бердәй ярата.
Сезгә озын гомер телим,
Куаныч, шатлык телим.
Сабырлык җан тынычлыгы,
Бәхетле картлык телим.

***

Тагын бер ел өстәлсә дә сиңа,
Ул ел сине тагы да яшәртсен.
Нурын сибеп көләч йөзләреңә
Гел шат итеп кенә яшәтсен.
Ташламасын сине беркайчан да
Бәхет белән тулы елмаю.
Урап үтсен сине кайгы-хәсрәт,
Ә йөзеңдә булсын куану.

***
Туган көнең, туган көнең
Күңелгә нур өстәсен.
Синең һәрбер туар көнең
Сипсен бәхет көлтәсен.

***
Котлап синең туган көнеңне,
Алтын кояш сибә нурларын.
Кояш балкыган язгы иртәдэй
Якты булсын тормыш юлларың.

***

Гел шатланып яшэ, хәсрәт күрмә,
Тыныч булсын һәрчак күңелең.
Бәрәкәтле, матур тормыш сиңа,
Кояшларга тиңе гомернең.

***
Туган көннәр чәчәк белән
Ямьлерәк, кадерлерәк.
Гел янәшә булсак иде!
Безгә тагын ни кирәк?

***
Энҗе нурлар сибеп елмаюың
Күңелләргә бирә мең дәва.
Синдәй ихлас, киң күңелле кеше
Бармы икән тагын дөньяда!

***
Тормыш юлың һәрчак балкып торсын,
Нурлы булсын синең күңелең.
Сәламәт бул, ак бәхетләр белән
Гел шатлыкта үтсен һәр көнең.

***
Кояш көлсен, язлар сиңа
Кочак-кочак чәчәк китерсен.
Язлар белән бергә бәхет килсен.
Гел елмаеп гомер кичер син.

***

Бәхет чишмәләрең мул аксын,
Зур шатлыклар белән таң атсын.
Боекмасын һич тэ күңелең,
Гөлле булсын тормыш юлларың.

***
Балаларыңның һәрчак сезгә
Якты булсын иде йөзләре.
Саулык-сәламәтлек юлдаш булсын.
Көтсен матур гомер көзләре.

***
Дөньядагы һәрбер яхшылыктан
Өлеш чыксын сиңа мул гына.
Без телибез сиңа ак бәхетләр,
Шатлыкларга илткән юл гына.
Мин ышанам алда бары бәхет,
Куанычлар сине көткәнгә.
Яшә үз-үзеңә тугры булып.
Үкенмәслек итеп үткәнгә.
Бәйрәмеңнең матур хатирәсе
Күңелеңдә калсын уелып.
Тәбриклибез сине чын күңелдән.
Барыбыз да бергә җыелып.

***
Май кояшы нурын сипкән кебек,
Ташып-тулып килсен бәхетең.
Сәламәтлек, уңыш юлдаш булсын.
Чынга ашсын хыял, өметең.
Котлы булсын,….., туган көнең,
Кояш кебек балкый йөзләрең.
Кайгы-хәсрэт күрми, шатлык белән
Үтсен синең гомер көзләрең.

***

Һәр яңа таң синең өчен
Елмаеп атса иде.
Һәр яңа көн туган саен
Шатлыклар артса иде.

***
Авырлыклар бер дә кичермә.
Кыенлыклар бер дә килмәсен.
Синең йөзендә шатлык нуры.
Балкып торсын, мәңге сүнмәсен.

***
Һәр көн сине котлап кояш чыксын.
Сине назлап җилләр иссеннәр.
Яшәү матурлыгы, яме булып
Көн артыннан көннәр үтсеннәр.

***

Бәхет бит ул — ныклы сәламәтлек.
Гөрләп яшә, бер дә боекма.
Кыю атла гомер юлларында,
Күңелсезлеклэргә юлыкма.

***
Көннәрең кояшлы, төннәрең айлы,
Хылларың якты.
Тормыш күгең гел аяз,
Күңелеңдә гел яз булсын.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

6

4

2

4

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев