Фотода: Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авылы чибәре Анюта Кнайнова (Иванова).
Җыруның авторы - Николай Александров.
1. Өчтән үргән толымыңа
Ак бураннар уралган,
Озын кара керфегеңә
Көмештәй ак бәс сарган.
Кушымта:
Йөзләреңне,чәчләреңне
Сыйпап исә җилләре.
Күпме җанга утлар салдың,
Әй,син Сәрдә чибәре.
2.Ике битең алсу алма:
Күңелеңдә ут икән,
Иренеңә кичке шәфәкъ
Кызыллыгын мул сипкән.
Кушымта.
3. Иңнәреңә ,кире кайтып,
Җәйге болын уралган,
Чиләкләрең - сайрар кошлы,
Чишмәләрдән җыр алган.
Кушымта.
4.Атлауларың -бер гүзәллек,
Җырлап кала ак карлар.
Сокланалар, ут яналар
Күргәч тә гашыйк ярлар.
Кушымта.
Нет комментариев