Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Полезная информация

Маргарита Степановадан тәмле кызыл эремчек рецепты

Лениногорск районының Федотовка авылыннан Маргарита Степанова үзләре яратып пешерә торган тәмле ризыкны әзерләү серләре белән уртаклашты.

– Безнең гаиләнең яраткан ризыгы – кызыл эремчек. Аны төрле якларда төрлечә атыйлар: корт, тура, туралы май. Бу татлы эремчек – гөбәдия эчлеге өчен дә төп чимал. Сезгә аның әбием безгә өйрәткән рецептын тәкъдим итәм.

Төнгә каршы кәстрүлгә сөт салып куясың. Икенче көнне шул сөтне газга куясың, кайнатып ук чыгармыйсың, ак эремчек әзер була. Шуны, суы беткәнче кайнатырга кирәк. Тик бу озак процесс. Гадәттә, без 10 литр сөт алабыз. Ул эремчекнең, якынча, 1 литр (бер чүмеч) яшькелт суын түгәбез. Шуннан соң, әкрен утта 3-4 сәгать кайный. 5-6 сәгать кайнатсаң, кызгылтрак була. Аннан әзрәк кенә сыер мае (сөтенең майлылыгына карап) һәм тәменчә шикәр комы салабыз. Яхшылап болгатабыз. Суыткычта саклыйбыз.

Бу кызыл эремчек шул килеш ашар өчен дә тәмле (десерт буларак), гөбәдия ясаганда да кулланабыз. Җимеш бәлешенә дә, иң беренче катлам итеп, кызыл эремчек салырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев