Макаронны дөрес сайлагыз
Полезная информация

Макаронны дөрес сайлагыз

Макарон сайлаганда, иң элек, аның нинди оннан ясалуына карарга кирәк

Он сорты буенча макарон югары, беренче, икенче сортка бүленә. Ә бодайның катылыгына карап, А, Б һәм В төркемнәре дә була. Иң яхшысы А төркеме. Ул каты бодай оныннан ясала. Андый макарон пешкәч тә изелми һәм ябышмый. Шулай ук гликемия индексы түбән, ул тазартмый.
Б төркеменә кергән макароннар пыяласыман йомшак бодай оныннан ясала. Алар формасын сакласын өчен, дөрес пешерә белергә кирәк. Калорияле булалар. Аларда крахмал күп, ә туклыклы матдәләр әз.
В төркеме - ипи пешерә торган, югары сыйфатлы бодай оныннан ясала. Арзанрак булалар, шуңа сыйфаты да түбәнрәк, пешергәч ябышалар.
Макаронның нинди төркемнән булуы мөһимрәк. А төркемендәге икенче сортлы макарон В төркемендәге югары сорттан файдалырак һәм тәмлерәк тә булачак.

Фото:https://pixabay.com/ru

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев