Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Полезная информация

Хатын-кызлар сәламәтлеге өчен иң кирәкле ризык нинди?

Финикта берничә төрдәге антиоксидант булуы ачыкланган

Галимнәр фикеренчә, хатын-кызлар сәламәтлеге өчен финик — иң файдалы җимеш. Аны көн саен ашасаң, сәламәтлек, матурлык була, сәламәт бала табу ихтималы арта. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.

Хатын-кызлар хисле кешеләр, ә финикта булган триптофан организмда шатлык гармоны — эндорфин синтезлый торган аминокислота була. Көненә ике-өч финик ашау нерв системасын ныгыта, кәефне күтәрә. Гормональ үзгәреш — йөклелек, күрем, яшүсмер чорда бу аеруча мөһим. Финиктагы мелатонин гормоны исә яхшы йокларга ярдәм итә.

Финик аналыкның мускулларын ныгыта, бала күтәрүгә һәм аны җиңел табуга ярдәм итә. Күрем вакытында финик спазм һәм авыртуны бетерә, гемоглобинны арттыра. 

Финикта берничә төрдәге антиоксидант булуы ачыкланган. Алар йөрәккә файдалы, яман шештән, Альцгеймер һәм шикәр авыруыннан саклый. Финик баш мие эшчәнлегенә яхшы тәэсир итә, глюкоза һәм башка файдалы матдәләр белән туендыра, баш миендә ялкынсыну һәм төеннәр барлыкка килүдән саклый.

Әлеге экзотик ризыкның бик калорияле булуын истән чыгармагыз. 100 грамм финикта 220- 80 ккал була. Бер финик 18-25 грамм чамасы, һәр финикта 50-72 ккал дигән сүз. 

Чыганак: Интертат

Фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев