Бик җиңел генә әзерләнелә торган салатны өйдәгеләрегез дә яратып ашар.
Алты кешелек табын өчен түбәндәге продуктлар кирәк:
– пешкән сыер ите – 300 грамм;
– бәрәңге – 300 грамм;
– кара җимеш – 180 грамм;
– күкәй – 6 данә;
– майонез – 150 грамм;
– тәмләткеч яшел үлән – бер уч;
– тоз, борыч – тәменчә.
Бәрәңгене кабыгы белән пешереп, әрчергә һәм суытырга. Күкәйне пешерергә. Төшсез кара җимешне юып, парда тотып алырга.
Итне, кара җимешне, бәрәңге һәм күкәйне шакмаклап турарга.
Барысын бергә кушып, майонез салып болгатырга, тоз һәм туралган тәмләткеч үлән сибәргә.
Нет комментариев