“Иван-чәй” тынычландыра
Полезная информация

“Иван-чәй” тынычландыра

Әгәр дә бик еш нервысы борчып, юкка-барга да кәефе кырылса, дулкынланса, кешенең йөрәге еш-еш тибә башлый.

Андый чакта кырлыган үләне, ягъни кипрей (аны “Иван-чәй” дип тә йөртәләр) ярдәм итәр.

“Иван-чәй” үләнен 1 чәй калагы алабыз. Шуны кайнап чыккан1 стакан суга салабыз. Өстен каплап, 15 минут тотабыз. Сөзеп, чәй урынына эчәбез. Бу үләнне күрсәтелгәннән күбрәк салырга кирәкми, алтынсу саргылт төстә булса, җитә.

Аны 2 атна дәвамында – иртән һәм кич берәр стакан эчәргә кирәк. 2 атнадан соң тагын эчәргә була.

“Иван-чәй” тынычландыра, йөрәк ритмын җайга сала.


Нет комментариев