Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Полезная информация

Биткә маскалар ясап, чибәрләник

Биткә масканы үзеңә дә ясарга була

Яз җитә башлауга, хатын-кыз көзгегә ешрак күз сала. Барысының да чибәр күренәсе килә. Аның өчен кемнәрдер бик кыйммәтле процедуралар ясата. Бит тиресе өчен файдалы маска-битлекне өй шартларында үзеңә дә ясарга була, тик иренмәскә генә кирәк.

Иң беренчесе, андый маскаларны 5-10 мәртәбә (һәр өч көн саен) ясау отышлы. Ә соңрак инде ике атнага бер мәртәбә ясау да җитә.

Биткә маска ясау өчен, башта әле аны әйбәтләп чистартырга киңәш ителә. Аның өчен бер апельсин кабыгын кыргычта уабыз. Шуңа 2 аш калагы сөт өсте (сливки),1 аш калагы солы ярмасы (“Геркулес”), 1 чәй калагы зәйтүн (олвиковое) мае салып, барысын бергә болгатабыз һәм биткә сөртәбез. 3-5 минуттан соң, бу катнашаманы ромашка төнәтмәсе белән юып төшерәбез. Төнәтмә өчен 1 аш калагы ромашка чәчәгенә бер стакан кайнап торган су коябыз һәм өстен каплап, 15 минут тотабыз.

Шуннна соң чират – маска-битлеккә.

Кесәңнән акча чыгармыйча да, биткә менә дигән маска ясарга була. Аның өчен 2 бәрәңгене кабыгы белән бергә пешерәбез. Кабыгын әрчегәч, яхшылап изәбез. Шуңа 2 аш калагы сөт һәм 1 чәй калагы крахмал салабыз. Әйбәтләп болгаткач, биткә сылыйбыз. 15-20 минуттан соң җылымса су белән юып төшерәбез.

Фото:freepik.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев