Бавырың ныклы булсын өчен, тәмәке тартудан, исерткеч эчемлек һәм бик нык эшкәртелгән (“ультраобработанный”) продуктлар кулланудан тыелырга кирәк.
Британия медицина журналында язылганча, фастфуд, газировка, кайбер төр конфетлар, кибетләрдә әзер төргәктә сатыла торган камыр ризыгы кебек “ультра” эшкәртелгән продуктлар холестеринны арттыра, югары кан басымына, йөрәк-кан тамыры авыруларына сәбәп булырга мөмкин икән.
Халыкара эпидемиология журналында да бу төр продуктларның бавыр чире китереп чыгаруга сәбәп була алуы турында әйтелгән.
Әлбәттә, авырган очракта, иң беренче эш итеп, табибка күренергә, аның киңәшләренә колак салырга кирәк.
Нет комментариев