Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Һәр керәшен җортына - "Туганайлар"

Валентина Сагутдинова: «Туганайлар»ны үзебезнеке дип, яратып укыйм»

Тукай районының Борды авылыннан Валентина Сагутдинова газета турында уй-фикерләре белән уртаклашты.

«Туганайлар» килгәч, керәшеннәр аны почта әрҗәсеннән алып, «бу — минем үз газетам» дип, яратып укырга тиешләр. Мин «Керәшен сүзе»ннән үк, газетадагы бер сүзне дә калдырмыйча укып барам. «Туганайлар»ны яратмасам, көтеп алып укымас идем. Аны башта карап чыгам һәм аннан, иркенләп утырып, язмаларны кат-кат укыйм.

Үзем дә «Көмеш кыңгырау»да эшләдем, подписка җыюның авыр икәнен дә беләм. Бүгенге көндә газеталарның тиражы артмавына борчылам. Хәзерге яшьләр бит алар башкача, газетаны күрүгә үк, безнең шикелле йөгереп барып алмыйлар. Аларга кулга тотып укый торган газета кирәкми. Яңалыкларны да, дөнья хәлләрен дә кулларындагы телефоннан карап баралар. Дөресме ул, кемнәрдер тараткан ялган-фейкмы — анысын белгән юк. Ә газетада, кат-кат иләктән үткәрелгән, тикшерелгән нәрсәләр турында языла. 

«Туганайлар» газетасында басылган язмаларның барысы да ошый, барысы да кирәкле. Тукай районы керәшеннәре, Борды кешеләре, авылыбыз турында тагын да күбрәк язсагыз, безгә укуы тагын да күңеллерәк булыр. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев