Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Һәр керәшен җортына - "Туганайлар"

“Туганайлар” газетасының 2023 елдагы беренче саны чыкты

«Туганайлар»ның 12 январь (№ 1) санына кыскача күзәтү.

Газетаның 1нче битен Чистай, Мамадыш, Кайбыч районнарының кайбер керәшен авылларындагы Нардуган багуларының иң кызыклысы булган “Йөзе салыш” уенына багышладык.

Шушы ук биттә «Туганайлар»ның  баш редакторы-җитәкчесе Юлия Губинаның газета тормышын яктырткан, ел дәвамында аны чыгаруда ярдәм итеп килүче активистларга, газетабызны яздыртучыларга рәхмәт сүзләре урын алды.

2нче биттә керәшен дөньясы яңалыклары белән танышырсыз. 2023 ел өчен “Туганайлар”га язылган укучыларыбыз арасыннан җиде кыйммәтле бүләкне кемнәр отканын һәм халык санын алу нәтиҗәләрен белә алырсыз. Куян асраучы Зәй егете Денис Мельников турында укырсыз.

3нче бит Татарстан керәшеннәре иҗтимагый оешмасы идарәсенең декабрь аенда Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә үткәрелгән утырышы, анда каралган мәсьәләләр белән танышырсыз.

4нче биттә актив хәбәрчебез Лидия Пасыеваның “Кунаклы йорт – хөрмәтле йорт” язмасын укып, Владимир авылында яшәүче Анна Нислина белән очрашулары хакында белерсез. Шулай ук, Виктор Шадринның “Гасырлар кичкән Колышчы” китабыннан өзекне дә укырсыз.

5нче биттә Казаклар Чаллысы, Олы Тәрбит, Дүсмәт, Үрәсбаш, Яңа Усы, Кибәч, Ләке, Кәләй авыл җирлекләренең бу елга нинди уңышлар белән кергәнен һәм планнарын белерсез...

6нчы биттәге “Белемнек” Качмануга багышланган. Анда Ходаебыз Ииусус Христосның чумылганы турында, Качману ышанулары һәм бу көнне укыла торган иманнар язылган. Республикабыздагы дини хәбәрләр дә, совет заманыннан соң, беренче Рождество кичәсендәге ретро-фото да кызыклы булыр дип ышанабыз.

7нче бит “Керәшен сүзе” газетасының беренче редакторы, нәселебезнең асыл заты, язучы, журналист Ананий Маловның ( Ямаш Игәнәй) тууына 85 ел тулу уңаеннан карендәшебез Аркадий Фокин язган истәлекләргә бирелде.

8нче бит Әлмәт шәһәрендә, Теләче, Сарман һәм Менделеевск якларында уздырылган Рождество бәйрәмнәренә кыскача күзәтүдән, файдалы киңәшләрдән, туган көннәр белән котлаулардан тора.

 

Газетабыз күңелегезгә хуш килер дип ышанып калабыз! Һәр керәшен җортына "Туганайлар" килсен!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев