Һәр керәшен җортына - "Туганайлар"

Сентябрь аеның беренче санына анонс

«Туганайлар» газетасының 17нчы (573) санына кыскача күзәтү.

1нче биттә Татарстанның Мамадыш, Тукай, Кайбыч районнары мәктәпләреннән Беренче кыңгырау бәйрәменнән репортаж. Подписка рекламасына да күз салырга онытмагыз. 

2нче биттә ил-көн хәбәрләре, төрле төбәкләрдәге карендәшләребез тормышындагы яңалыклар. Шулай ук, Казанда узган Бөтенроссия «Россия халыкларының традицион костюмы» фестивале турында да язылды. Анда керәшеннәрнең традицион костюмы коллекциясе «Этнографик костюм» номинациясендә Гран-прига лаек булды. 

3нче биттәге «Хәтер һәм горурлык символы» язмасында Мамадыш шәһәрендә ачылган Дан аллеясе турында язылды. Беренче кыңгырау бәйрәменә багышланган язманың дәвамы да бирелде.

4нче биттә Казанның 7нче больницасында токсикология үзәгендә эшләүче Кукмара кызы Юлия Марышева турында язма урын алды. Шулай ук, Казан Кремлендә Татарстанның иң абруйлы һәм үрнәк гаиләләре белән очрашуда Ташкирмәнннә Кормачевлар гаиләсенең катнашуы турында язылды.

5нче биттә тулысынча «Үзбәкстан: кодалар илендә кунакта» дигән язма бирелде. «Туганайлар»ның сайт редакторы Алина Кондратьева җәйге ялын чын үзбәк гаиләсендә яшәп, аларның культурасы белән танышып кайтты. Анда күргәннәрен сезгә дә язды.

6нчы биттә «Белемнек» сәхифәсе. Серафим Саровский кагыйдәләре язмасы урын алды. Шулай ук, Усалидан укытучы Лидия Пасыеваның җәйге каникулын ничек уздыруы турында да язылды. Кайларда булган, кемнәр белән күрешкән? Язманы укыгач белерсез.

7нче биттә — Язучыларыбыз Григорий Родионовның «Туган йортта» хикәясен укый аласыз. Шулай ук керәшен авыллары тормышы турында да бирелде.

8нче биттәге язмада «Кряшен чибяре-2023» титулы иясе Анжелика Павлованың керәшен йолалары белән узган туе турында язылды. Я.Емельянов исемндәге мәдәни үзәктә сезон ачылышы — «Казансу» һәм «Тумар» ансамбльләренең иҗат кичәсе турында да мәгълүмат бирелде. Хуҗабикәләргә киңәшләр дә бар.

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев