Сентябрь аеның беренче санына анонс
«Туганайлар» газетасының 17нче (525) санына кыскача күзәтү.
1нче биттә Белем көнендә Кукмара районының Поршур авылындагы яңа мәктәпне ачу тантанасыннан язма урын алды. «Туганайлар» газетасына 2025 елга подписка рекламасына да күз салыгыз.
2нче биттә Кайбыч, Мамадыш, Яшел Үзән һәм Чаллы мәктәпләреннән Россия, Татарстан мәгариф министрлыклары бүләкләренә ия булган педагог карендәшләребез турында язылды. Кайбыч районындагы Мәлки авыл җирлегенең яңа бинасын ачу тантанасыннан да язма бар. Бу биттә ил-көн яңалыкларын, төрле төбәкләрдәге карендәшләребез тормышындагы хәбәрләрне дә укырга була.
3нче биттә илнең 33 төбәгеннән журналистларны үзенә җыйган Россиякүләм форумда «Туганайлар» хезмәткәрләренең милли күргәзмә белән катнашуы турында яздык. Бу биттәге «Әйләнеп кайткан мирас» язмасына да игътибар итегез. Анда сүз «Кряшен калык чыгармачылыгы ӧлгӧлäре» дигән яңа китап турында бара. Ул венгр галиме Г. Балинтның 1875 елны Будапештта басылган китабына нигезләнеп язылган.
4нче биттә — «Диңгездән энҗе эзләгәндәй» дигән язма. Ул Җәкәү йорты белгечләренең Менделеевск районына һәм Удмуртия ягындагы керәшен авылларына фольклор-этнографик экспедициясенә баруларына багышланды.
5нче биттә КВН артисты, юмор һәм пародияләр остасы Вадим Шрыковның иҗаты, аның киләчәккә планнары белән танышырсыз. Шул ук биттә Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе кызы, Казанда яшәүче Лариса Николаеваның гөл-чәчәкле, аш-сулы бүгенге тормышы турында да укырсыз.
6нчы биттәге «Белемнек» сәхифәсендә Изге Симеонның Ходайга яраулы тормышы турында «Изгеләр тормышы» китабыннан алынган язманы укырга онытмагыз. Теләче районының Субаш һәм Балык Бистәсе районындагы Керәшен Казысы чиркәүләре, аларда бәйрәм келәүләре турында да хәбәр ителде. Зәй районындагы Керәшен Мәлеме авылының чиркәвен яңарту турында да язылды.
7нче биттә Кукмара районындагы Югары Чура авылының төзекләндерелгән мәктәбе, яңа уку елындагы үзгәрешләр, яңалыклар турында язылды. Шул ук язмада авылның уңган кешеләре, аларның тормышлары белән дә танышырсыз. Кайсы керәшен авылын Туплат дип йөрткәннәр? Анысын да газетада укып белерсез.
8нче биттәге «Көчлене дөнья таный» дигән язма Кыргызстанда уздырылган дөнья чемпионатында катнашкан карендәшебез уңышы турында хәбәр итә. Питрәч районыннан 66 яшьлек Александр Дормидонтов ветераннар арасында икенче призлы урынны яулаган. 8нче биттә «Кырбашта — үрдәк өмәсе» дигән язма да бирелде. Ул Саба районының Кырбаш авылында, «Нардуган» ансамбле белән берлектә, «Үрдәк өмәсе» фольклор бәйрәменең ничек уздырылганы хакында сөйли. Сентябрьдәге бакча эшләре, аш-су рецепты да файдалы булыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев