Март аеның икенче санына анонс
«Туганайлар» газетасының 6нчы (562) санына кыскача күзәтү.
1нче, 3нче биттә — Татарстан төбәк керәшен иҗтимагый оешмасының идарә утырышыннан репортаж.
2нче биттә республикакүләм XXVIII «Питрау» керәшен культурасы фестиваленең быел 18 июльдә уздырылачагы язылды. Үз вәкаләтләрен өстеннән төшергән Фәрит Мөхәммәтшинның Татарстан дәүләт советының мактаулы рәисе итеп сайлануы турында хәбәр ителде.
4нче биттә — Казан медицина академиясе профессоры, 88 яшьлек Марс Михайлов белән әңгәмә. Бу биттә Зәй җирле керәшен оешмасының отчет-сайлау конференциясеннән репортаж да бирелде.
5нче биттә — «Якты эз, җырлар калдырып китте» язмасы. Классташлары кем турында шулай якын итеп, сагынып яза икән? Укыгач белерсез. 5нче биттәге бала тууга бәйле йолаларга да игътибар итегез.
6нчы биттә — «Кәләй керәшеннәрен лә килә күрәселәрем». Әлмәт ягындагы «Кәләем» керәшен халык фольклор ансамбленең 50 еллыгына багышланган кичәдән язма.
7нче биттә — «Диссертациясе — газета турында». Галим Данир Әхмәтовның кандидатлык диссертациясе кайсы газетага багышланганын беләсегез килсә, язманы ахыргача укыгыз.
8нче биттә IV керәшен марафонында катнашучы карендәшләребездән берничәсенең язмасы урнаштырылды.
9нчы биттәге «Юлларына бәхет яугыры язмасы «Алексеевскдорстрой» җәмгыятенең Чистай участогы начальнигы, карендәшебез Максим Краснов турында сөйли. Бу биттә Зәй ягында яшәүче тыл фидакарьләре, Раиса Кузнецова һәм Анастасия Чуркина турында да язмалар бар.
10нчы биттәге «Белемнек» сәхифәсендә: «Бәрмәнчек», «Иисус Святый тыннан ярала», «Чиста четверг — күңелне дә чистарту» һәм башка язмалар урын алды. Дини календарь да бар.
11нче биттә язучы Зинаида Захарованың яңа әсәренннән өзек бирелде.
12нче биттә — «Бәрмәнчек» ансамбленең 18 апрельдә «Бярмянчектя — Оло кон» дигән театральләштерелгән тамаша куячаклары турында хәбәр ителде. Ураза ашлары бирелде. Котлаулар, белдерү дә бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев